Search results
- Дөрес, янтайган капкасына һәм ишегалдын баскан әрекмәннәргә караганда, монда байтактан бирле торучы юк дип уйларга туры килә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Баксаң, тарихи йорт инде үзе. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Авыл күләмендә генә түгел, бөтен Татарстан күләмендә хәтердә калырга тиешле салам башлы йорттыр ул, бәлки? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Төштән соң Азат Каран очындагы буада су коена, аннары «туплау» дип йөртелә торган җирдә ял итә, каты-коты белән тамак ялгап ала. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Габдерәшит маликов дигән кешене Азат менә шушында очрата. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Танышкан чакта Азат, үзе дә аңышмастан, иртәнге «сөтче шофер» билгеләмәсеннән файдалануын сизми дә кала һәм үзен турист, һәвәскәр фотограф дип атый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Утыз биш яшьләрдәге Габдерәшит маликов тарих укытучысы икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ул үзенең үсмер улы белән чират буенча килгән көтүче вазифасын үтәргә чыккан. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Былтыр авырып чиратны үткәргәннәре өчен, штраф тәртибендә алар инде икенче көн көтү көтәләр, ягъни тәҗрибә туплап өлгергәннәр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Көтү шушы вакытларда туплауга төшә, һәм сыерлар бер-ике сәгатьне су буенда үткәрәләр икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР